news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан быелның тугыз аенда чит илләргә 35 миллион долларлык хәләл-продукция саткан

Татарстан 2026 елның тугыз аенда чит илләргә 35 миллион долларлык хәләл-продукция чыгарган, дип хәбәр итте республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Казан Ратушасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Директорлар советының 32нче утырышында.

«Хәләл-индустрия безнең өчен икътисадның мөһим тармагына һәм җитештерүче белән кулланучы, Россия белән ислам дөньясы илләре арасында ышанычны ныгыта торган механизмга әверелде. Республикада «хәләл» стандартындагы продукция җитештерә торган 150дән артык предприятие эшли. Узган елда аны экспортлау күләме өч тапкыр артты һәм 45 миллион долларга җитте, ә агымдагы елның тугыз аенда инде 35 миллион долларлык чикне узды», – дип белдерде Абдулганиев.

Элегрәк Татарстанның 2027 елда хәләл-лаборатория ачарга ниятләве билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot