news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 45 миллион долларлык «Хәләл» продукциясен экспортка озаткан

Узган ел Татарстан 45 миллион долларлык хәләл продукцияне экспортка озаткан. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Казан Агро – 2026» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында узган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Республиканың 20гә якын җитештерүчесе экспорт базарларында продукцияне актив тәкъдим итә, аларның бер өлеше халыкара Хәләл сертификациясенә ия», - дип белдерде ул.

Гайнуллов сүзләренчә, Татарстанда «Хәләл» стандартлары буенча 150дән артык җитештерүче эшли.

Гомумән алганда, республика агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты ярты миллиард доллардан артып китә, әмма үсеш потенциалы гаять зур әле, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot