news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экологлары су саклау зоналарының санитар торышын тикшерәчәк

Татарстанда 1 апрельдә башланып киткән санитар-экологик икеайлык язгы ташу чорына туры килә. Шуңа күрә инспекторлар су саклау зоналарының санитар торышына аерым игътибар юнәлтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

«Су кодексы маддәләре нигезендә, су саклау зоналарында экологик нормаларны үтәгән очракта билгеле бер гамәлләр рөхсәт ителә, ләкин шулай да еш кына хокук бозулар очрый. Мисал өчен, су саклау зоналары янында урнашкан җир участокларының милекчеләре гомуми кулланылыштагы яр буе полосаларында нәрсә дә булса төзү, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә суга басулардан пычрак агынтылар агып төшү. Моңа аерым игътибар юнәлтәчәкбез» - диде ул.

Мондый контрольнең максаты – елгаларга яр буе яны зоналарыннан терлекчелек калдыклары һәм ашламалар эләгүне булдырмау.

Элегрәк ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков авыл хуҗалыгы предприятиеләренә лагуналар төзергә киңәш иткән иде.

«Бу киңәш кенә түгел, ә кирәкле чара. Нәтиҗәләрне бетерүгә һәм күзәтчелек ведомстволарыннан штрафлар алуга караганда профилактика күпкә нәтиҗәлерәк», - дип билгеләде Шадриков.

Шулай ук ТР Экология министрлыгында рөхсәтсез оештырылган чүплекләрне кем җыярга тиешлеген аңлаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100