news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экологлары рейдка велосипедларда чыкты

"Автомобильсез йөрү көне" акциясенең максаты машинаның әйләнә-тирә мохиткә зыянлы йогынтысын искә төшерү.

(Казань, 22 сентября, «Татар-информ»). ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре бүген "Автомобильсез йөрү көне" бөтендөнья акциясенә кушылып, машиналарыннан җәмәгать транспортына һәм велосипедларга күчеп утырды. Ведомство башлыгы Фәрит Абдулганиев Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә вакытта электротранспортка өстенлек биргән, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

«Бер көнгә автомобильдән баш тарту авыр түгелдер дип уйлыйм. Җәмәгать транспортыннан файдаланырга яки җәяү йөрергә була. Мәскәүдә мин метрополитенда, аннан бүген шактый гына җәяү йөрдем. Татарстанда бу көнне һәр елны 60 меңләп автомобиьче үз транспортын кулланмый. Әгәр дә һәр автомобиль тәүлегенә атмосферага кулланылган газдан 5-6 кг лап зарарлы матдәләр чыгара икән, димәк, бу көнне зарарлы матдәләр һавага 300 т га кадәр ким чыга», – диде үзенең акциядә катнашуын белдереп Абдулганиев.

Бүген Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында машина кую урыны буш, машинада килүдән шулай ук ТР Финанас министрлыгының Казначылык департаменты хезмәткәрләре дә баш тарткан. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов эш урыннарына велосипедта килгәннәр.

Бүген экология инспекторлары да алар үрнәгенә кушылган. Көндәлек рейдка алар бициклларда чыгалар. «Рейдларга велосипедларда чыгу – бүген экологлар өчен гадәти эш. Һава торышы мөмкинлек биргәндә без рәхәтләнеп велосипедларга утырабыз», – дип билгеләп үтте экология күзәтчелеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Алмаз Закиров.

Исегезгә төшерәбез: "Автомобильсез йөрү көне" бөтендөнья акциясенең максаты машинаның әйләнә-тирә мохиткә зыянлы йогынтысын искә төшерү һәм кешеләрне җәмәгать транспортыннан файдалануга этәрү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100