Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан экологлары фотокапкын ярдәмендә 70 тәртип бозу очрагын ачыклаган
Ел башыннан ук законсыз рәвештә урнашкан барлыгы 963 чүплек табылган.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстан экологлары табигать саклау турындагы канунны бозуның 70тән артык очрагын фотокапкын ярдәмендә ачыклый алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте.
«Фотокапкын кулланып, эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез. Район башкарма комитетларыннан ярдәм күрсәтү турында мөрәҗәгатьләр килә тора», — диде ул.
Урынбасар әйтеп узганча, Татарстанда узган санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу күрсәткеч узган елга караганда ике тапкырга кимрәк. «5,3 миллион сумнан артык суммага штраф салынды. Быел экологлар 963 законсыз чүплек тапты, аларның күпчелек өлеше инде юк ителгән», — дип белдерде Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз