Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан экологлары чүплекләрнең 70 процентын мәктәп укучылары ярдәмендә таба алган
Санитар-экология икеайлыгында республиканың иҗтимагый экология кабул итү бүлегенә 1507 мөрәҗәгать килгән.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2020 елның башыннан «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша «Халык контроле» системасына чүплекләр турында 1321 хәбәр килгән. Бу — халыктан килгән мөрәҗәгатьләрдән гомуми санның 70 процентын тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
«Бу елның биш аенда „Халык контроле“ системасы һәм „Мәктәп экопатруле“ кушымтасы аша 1321 хәбәр килде. Санитар-экологик икеайлык чорында 930 гариза теркәлде», — диде ул.
Министр сүзләренчә, республика халкы җәмәгать контроле эшендә актив катнаша. «Санитар-экология икеайлыгы башланганнан бирле күпсанлы элемтә каналлары буенча иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә экологик сораулар белән бәйле 1507 мөрәҗәгать килгән», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз