news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экологлары быел тимер юл буенда законсыз чүплекләрнең азрак булуын ачыклаган

Узган ел 47 санкциясез чүплек ачыкланган иде, быел исә - 35, ди Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов.

Татарстан экологлары быел тимер юл буенда законсыз чүплекләрнең азрак булуын ачыклаган
eco.tatarstan.ru

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Кичә экологлар санкцияләнмәгән 35 чүплек урынын ачыклады. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Горький тимер юлының Казан төбәгендә һәм Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча тимер юллардан аерып алынган полосалар тикшерелде. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.

"Тимер юллардан читтәге мәйданнарның экологик торышы елдан-ел яхшыра баруын билгеләп узарга кирәк. Узган ел шушындый рейд барышында 47 санкциясез чүплек урыны ачыкланган иде, быел исә – 35. Юл кырыйлары буйлап нигездә 30 кубометрга кадәрле чүплек урыннары күренә, аларны кул белән дә җыештырып юк итәргә була", – дип хәбәр итте Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов.

Экологлар контейнер мәйданчыкларының һәм гараж кооперативларының торышыннан канәгать түгел, чөнки әлеге урыннарда күләмле чүплекләр теркәлгән.

Табигатьне саклау законнары бозылуның ачыкланган очраклары буенча актлар төзелде. 10 көн эчендә күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Бу хәл яңадан кабатланган очракта, хокук бозучыларны штраф санкцияләре көтә. Комиссия тарафыннан чираттагы тикшерүне уздыру 11 майда планлаштырыла, диелә матбугат хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100