Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан экологиягә инвестицияләр күләме буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып киткән
Соңгы сигез елда Татарстанның табигатьне саклау проектларына 107 млрд сум акча кертелгән. Шуларның 74 млрд сумы – предприятиеләр акчалары. 117 млрд сумлык зыян килү мөмкинлеге булдырылмый калган. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казанда министрлыкның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Сигез ел дәвамында Александр Шадриков (элеккеге экология министры) җитәкчелегендә табигатьне саклауга 107 млрд сум акча юнәлтелгән. Шул ук вакытта бу сумманың 74 млрд сум өлеше – предприятиеләр керткән инвестицияләр. Бу безнең бизнесның югары социаль җаваплылыгы турында сөйли. Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан экологиягә инвестицияләр күләме буенча Россия Федерациясенең Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур субъектларын узып киткән», – дип сөйләде ул.
Узган елда экологик түләүләрдән керемнәр 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Бу акчалар федераль, республика һәм җирле бюджетлар арасында бүленгән.
ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак коллегиясе Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз