news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экология министры социаль челтәрдәге сәхифәсенә үтеп керүләре хакында кисәтте

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бүген иртән мошенниклар аның сәхифәсенә үтеп керүе хакында хәбәр итте.

«Дуслар, бүген мошенниклар телеграмга минем исемнән хәбәрләр җибәрә. Зинһар өчен, игътибарлы булыгыз, аларга җавап бирмәгез һәм диалогка кермәгез. Бу – ялган аккаунт, аны тануы җиңел – ялган аккаунтта минем исем-фамилиям инглиз телендә язылган», - дип язды ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, министрлык хезмәткәрләре шикле хәбәрләрне бүген иртән алган. Алар арасында декрет ялына киткән белгеч тә булган.

«Алар шунда ук ориентирларын үзгәртте һәм хәбәрләрне матбугат хезмәтенә җибәрде», - дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100