news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экология министры гидрометеорология хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады

Фәрит Габделганиев һава торышы процессын өйрәнү һәм фаразлау эшчәнлегенең кыенлыгын, ресурслар таләп итүен билгеләп үтте.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев гидрометеорология хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Сезнең һөнәри тәҗрибәгез, фәнни тикшеренүләрдә җентекләп эшләвегез һәм фаразларның төгәллеге татарстанлыларга көндәлек тормышта гына түгел, ә Татарстан Республикасының барлык мөһим тармакларында да эш нәтиҗәләренә тәэсир итә. Сезнең тикшеренүләр безгә әйләнә-тирә мохитне яхшырак аңларга ярдәм итә. Сез республика экология вазгыятендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм контрольдә тотуда төп рольләрнең берсен башкарасыз», – диелә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры котлавында.

Фәрит Габделганиев, Татарстан гидрометеорология хезмәте белгечләренең һөнәри бурычларын яңа заманча технологияләр белән интенсив башкруы безнең ниятләрне тормышка ашыруга тулы мөмкинлек бирә, дип тә билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100