Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Экология министрлыгында Иделдә суның ни өчен чәчәк атуын аңлаттылар
Иделдә суның чәчәк атуына зәңгәрсу-яшел төстәге суүсемнәрнең чәчәк атуы сәбәпче, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.
Элегрәк Татарстан халкын Иделдә суның чәчәк атуы борчуга салган иде. Кешеләр социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар белән уртаклашты.
«Иделнең чәчәк атуы – ел саен кабатлана торган күренеш, аңа республикабызда яшәүчеләр һәм кунаклар гына түгел, елга буенда урнашкан күрше шәһәрләрнең халкы да игътибар итә. Идел цианобактерияләрнең (зәңгәрсу-яшел суүсемнәр) чәчәк атуы нәтиҗәсендә яшел төскә керә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Экологларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, Иделнең чәчәк атуы берничә факторның бергә кушылуы: җылы һава торышы, кояш яктысының муллыгы һәм елгага агып төшүче сулар, ашламалар белән керә торган нитрат һәм фосфат кебек туклыклы матдәләрнең артык күп булуы белән бәйле.
«Елгадагы суның төсе үзгәрү сәбәбе суда органик катнашмаларның зур концентрациясенә һәм аның өске катламының җылынуына бәйле, бу зәңгәрсу-яшел суүсемнәрнең күпләп үрчүе өчен уңайлы шартлар тудыра», - дип өстәделәр Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз