Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Экология министрлыгында «Фламинго» фәнни судносы эше турында сөйләделәр
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева, өч елда «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносында 8 экспедиция уздырылганын хәбәр итте.
«Өч ел эчендә Татарстанда «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносында сигез экспедиция уздырылган. Судно 1,5 мең чакрымнан артык юл үткәне һәм 16 күрсәткеч буенча 4 миллионга якын үлчәү башкарганы билгеле. Су тирәлегенең пычрануын анализладык һәм аларның кимүенең уңай динамикасын күрәбез. Казансуда фәнни-тикшеренү эшләре оештырылды. Бу Россиядә беренче пилот проекты, аның кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Ирекле ток» проекты гамәлгә ашырыла. Бу суның берникадәр урынын гына һәм экологиягә зыянлы чүп-чардан тазарту гына түгел, бу елганы һәм аның ярларын чистарту буенча масштаблы эш», – ди ул.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Волонтерлар, журналистлар һәм безнең Экология министрлыгы белгечләре көче белән әлеге проект кысаларында гына да 900 капчык пластик җыелган, дип белдерделәр журналистларга. Казансу елгасын торгызу буенча «Ирекле ток» экологик проекты «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән тормышка ашырыла. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге дә үткәреп тора.
Манидичева сүзләренә караганда, министрлыкның төп бурычларының берсе – су ресурсларын тәэмин итү, саклау һәм торгызу. Бу эш фәнни тикшеренүләр уздыру нәтиҗәсендә дә алып барыла, дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз