Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Экология министрлыгы: Нокса елгасын чистарту өчен тагын 136 млн сум кирәк
2025 елда «Россия суы» федераль проекты кысаларында Татарстанда Чаллыдагы Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуның икенче этабы башлап җибәрелде. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казанда министрлыкның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Киләчәктә Чаллы шәһәрендәге Чаллы елгасын чистарту, шулай ук Казандагы Нокса елгасын экореабилитацияләү планлаштырыла. Безгә Казан башкарма комитетының ярдәме кирәк. Эшләрнең өченче этабын җирле бюджет акчалары хисабына финанслауны тәэмин итү таләп ителә. Бу – 136 млн сум. Шәһәрдән әлеге экологик проектка ярдәм күрсәтүен сорыйбыз», - диде ул.
Җиһаншин искәрткәнчә, 2025 елдан «Экология» илкүләм проектын яңа «Экологик иминлек» илкүләм проекты алыштырды. Татарстан өч федераль проектта катнаша. Бу – «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Ябык цикллы икътисад».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз