news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Экология министрлыгы башлыгы карантиннан соң эшкә кереште

Александр Шадриков Германиягә эш сәфәреннән соң ике атна өй карантинында булды.

Татарстан Экология министрлыгы башлыгы карантиннан соң эшкә кереште
Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Германиягә эш сәфәреннән соң карантинда булган ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков үзен яхшы хис итә һәм бүген эшкә чыкты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министры өй карантинында ике атна булды. Бу вакытта Александр Шадриков безнең белән һәрвакыт элемтәдә булды, дистанцион эшләде. Хезмәткәрләр белән элемтә өчен ул телефон һәм электрон документ әйләнеше системасын кулланды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эш сәфәре белән Германиядә булды. Сәфәрнең төп максаты - Татарстанда термик зарарсызландыру буенча заводка экологик экспертиза үткәрү өчен бәйсез халыкара экспертлар формалаштыру.

Башта Александр Шадриков Бавариянең әйләнә - тирә мохит һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Министр Татарстанның табигатьне саклау ведомствосы эшен тәкъдим итте, ә аннан соң атмосфера һавасының, су объектларының сыйфатын һәм агынты суларны агызуны автоматизацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Бавариядән соң Шадриков Саксониягә китте. Дрезденда ул Ирекле Саксония дүләтенең энергия, климатны, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм авыл хуҗалыгы буенча дәүләт министры Вольфрам Гюнтер белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек, табигатьне саклау һәм төбәкләрдә яшәүчеләрнең сәламәт һәм имин әйләнә-тирә мохитка хокукларын тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу буенча фикер алыштылар», - дип билгеләп үттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. ТР Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкаларын гамәлдән чыгарырга дигән карар кабул итте. Шундый ук киңәш республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдән кайткан республика халкын исәпкә алырга һәм аларга медицина тикшерүен оештырырга кушты. Кайнар линия телефоны: +7(843) 296-02-24.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100