Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан егетләре Түбән Новгородка хезмәт итәргә китте
Бүген Татарстан Республикасының җыелма пунктында язгы чакырылыш буенча армиягә алынган егетләрнең беренче төркемен озаттылар.
20гә якын кеше Түбән Новгородка Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә китте.
Алар Көнбатыш хәрби округның коры җир гаскәрләре бүлекчәсендә хезмәт итәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе егетләрнең берсе белән аралашты, ул армиядә нәрсәгә ирешергә теләве хакында сөйләде.
«Мин 15 ел хоккей белән шөгыльләнәм, шунлыктан физик йөкләнештән курыкмыйм. Безнең гаиләдә хәрбиләр юк. Армиядә ялкаулыктан арынасым һәм тәртипне тагын да көчәйтәсем килә», - диде Данил Федоров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз