Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан егетләре Мәскәү сәнгать театры премиясе исемлегенә кергән
А.П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры (МХТ) Татарстан егетләре Рузил Миңнекәев һәм Роман Пархоменконы үзе гамәлгә куйган «Премии Художественного театра»ның кыска исемлегенә керткән.
«Халыкара театр көнендә – 27 мартта - Мәскәү сәнгать театрының төп сәхнәсендә үзләрен 2023 елда күрсәтә алган яшь иҗатчыларны популярлаштыруга юнәлтелгән премияләрен тапшырачак», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Премияләр опера, балет, әдәбият, кино, театр, классик музыка, заманча академик музыка номинацияләре буенча тапшырылачак.
Шорт-листның кино номинациясенә «Слово пацана» фильмындагы Марат Суворов роле өчен Рузил Миңнекәев кертелгән. Рузил Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаган.
Заманча академик музыка номинациясендә «M» аудиовизуаль пьесасы өчен Роман Пархоменко күрсәтелгән. Роман Казан дәүләт консерваториясендә белем алган егет.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз