news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан егетләренең 7 меңнән артыгы 15 апрельдан хәрби мундир киячәк

Россия буенча 270,6 мең егет язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүгеннән башлап, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Шушы язда хәрби хезмәткә Татарстаннан 7 меңнән күбрәк егет алынып, күпчелеге Идел буе-Урал һәм Мәскәү хәрби округларына озатылачак, дөрес, Россия Федерациясенең барлык регионнарында да егетләребез хезмәт итәчәк, дип белдерде бүген ТР Хәрби комиссариатында уздырылган матбугат конференциясендә хәрби комиссар генерал-майор Сергей Погодин.

Аның шәрехләвенчә, язгы чакырылышта 15 июльгә кадәр алыначак егетләрнең 41,2 проценты Коры җир гаскәрләренә, 11,8 проценты Һава-десант гаскәрләренә, 8,2 проценты Стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә, 6,3 проценты Хәрби-диңгез флотына, 4 проценты Оборона министрлыгының 12 нче Баш идарәсенә (12 ГУМО), шулай ук Эчке гаскәрләргә, Тимер юл гаскәрләренә, хәтта Космик гаскәрләргә 15 апрельдан җибәрелә башлый һәм аларның иң беренчеләре Идел буе-Урал хәрби округына Коры җир гаскәрләре рәтләрен тулыландыра. Альтернатив гражданлык хезмәт итү хокукын исә 12 егет кулланырга булган. Хәрби-хисап белгечлеге буенча язгы чакырылышка 3,5 меңләп кеше әзерлек курсы узган.
Генераль штаб мәгълүматларынча, ил күләмендә караганда, барлыгы 270,6 мең егет шушы язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак, бу исә былтырга язгыдан (305 506) 10 процент чамасы кимрәк. Ә С.Погодин сүзләренчә, Татарстанда быел язын чакырылучылар сан ягыннан былтыр яздагы кадәр үк.

news_right_1
news_right_2
news_bot