news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан егетләре беренче булып яңа хәрби технополис составына керәчәк

5 июльдә тугыз егет РФ Оборона министрлыгының фәнни ротасына китәчәк.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Татарстанның чакырылыш егетләре беренче булып Анапада “Эра” яңа хәрби технополис составына керәчәк. 5 июльдә тугыз егет РФ Оборона министрлыгының фәнни ротасына китәчәк.

Россия территориясендә хәзер барлыгы 12 фәнни рота эшли. Татарстаннан 5 егет “Эра” технополисының икенче һәм дүртенче роталары составына керәчәк. Чакырылыш кампаниясе вакытында барлыгы 28 егетне җибәрү планлаштырылган. Гомумән алганда, 2015 елдан алып фәнни роталарга 19 егет җибәрелгән.

“Безнең егетләр Ватанның төрле почмакларында хезмәт итә. Командирлары белдерүенчә, алар яхшы әзерлек узган һәм җаваплы. Хәрби форма киюегез белән горурланыгыз, мундир намусына тап төшермәгез. Республика җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат безнең чакырылыш егетләре Татарстанның иң яхшы традицияләрен генә җиткерерләр, гадел һәм зирәк булырлар дип ышаналар”, - диде Татарстан хәрби комиссариаты Сергей Погодин.

Түбән Камадан Марат Мардегалямов “Эра” технополисында хезмәт куячак биш егетнең берсе. Ул физика институтын тәмамлаган һәм ике ел магистратурада укыган.

“Мин фәнни ротага эләгергә үзем хәл иттем. “Эра”да фәнни эшләнмәләр, нанотехнологияләр белән шөгыльләнермен дип ышанам, үз идеяләремне дә тәкъдим итәчәкмен. Чакырылыш буенча бер ел хезмәт итәм, әгәр ошаса – хезмәт итәргә калам”, - дип билгеләп үтте егет.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100