news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан егете Украинада махсус операция вакытында һәлак булган

Азнакай районында яшәүче Олег Дещеня-Стриж Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган. Солдатның үлеме турындагы мәгълүмат район администрациясе сайтында чыкты.

Олег Дещеня-Стриж 1985 елның 11 декабрендә Азнакай районында туган. Мәктәптән соң җирле училищены тәмамлый һәм армиягә китә.

Быел татарстанлы контракт төзегән һәм ирекле рәвештә махсус хәрби операциягә киткән.

Мәрхүм солдат белән хушлашу мәрасиме аның туган авылы - Азнакай районы Якши-Бай авылында узды. Аның хатыны һәм дүрт кечкенә баласы калган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100