news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан егете катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы булды

IRBIS MMA Әлмәт клубы вәкиле Бәһрәйн спортчысын чемпионатның финал ярышында җиңде.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Татарстаннан Шарапудин Магомедов катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы булды. Ул Бәһрәйн спортчысы Магомед Идрисовны чемпионатның финал ярышында җиңде. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына IRBIS MMA Әлмәт клубында хәбәр иттеләр.

ММА буенча дөнья чемпионаты Бәһрәйндә узды. Турнир тарихында әлеге чемпионат иң күренеклесе булды.

Биредә 50 илдән 300 катнашучы иде. Моннан тыш, турнир бер юлы ике дөнья федерациясе форматында — IMMAF һәм WMMAA узды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100