news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан егете батутта сикерү буенча Россия чемпионатында алтын медаль яулады

Татарстан егете батутта сикерү буенча Россия чемпионатында алтын медаль яулады
Фото: minsport.tatarstan.ru

Краснодарда батутта сикерү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Чаллыда егете Кирилл Козлов ярышта алтын медаль яулады.

Спортчы «шәхси сикерү» дисциплинасында алтын медальгә ия булды. Татарстан егете 64,80 балл җыйды. Икенче урында – 60,76 балл белән Федор Сорокин. Өчлекне 49,82 балл җыйган Кирилл Пантелеев йомгаклады.

Батутта сикерү буенча Россия чемпионаты Краснодарда 18-21 сентябрьдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot