news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан егете байдарка һәм каноэда ишкәк ишү буенча турнирында алтын медаль яулады

Татарстан спортчысы Родион Романов Россия җыелмасы составында «Кубок доброй воли» халыкара турнирында юниорлар арасында дүртле байдарка ярышларында алтын медаль яулады. Әлеге турнир шушы көннәрдә Мәскәүдә уза, дип хәбәр итте ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан спортчысыннан тыш, команда составына Краснодар крае, Тверь һәм Әстерхан өлкәләре вәкилләре Дмитрий Авдеев, Дмитрий Мамцев һәм Дмитрий Быканов кергән. Медаль өчен көрәштә алар Белоруссия, Марий Эл Республикасы, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре вәкилләрен узып киткән.

6-10 сентябрьдә «Мәскәү» Ишкәк ишү каналы территориясендә байдаркада һәм каноэда ишкәк ишү буенча «Кубок доброй воли» халыкара ярышлары уза. Анда Россиядән, Белоруссиядән, Үзбәкстаннан, Төркиядән һәм башка илләрдән 500гә якын иң көчле спортчылар катнаша.

Турнир дәвамында байдаркада һәм каноэда ишкәк ишү, слалом ишкәк ишүе, «Дракон» көймәсе һәм тактада баскан килеш ишкән ишү дисциплиналарында медальләр уйнатылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot