news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады

Польшаның Замосць шәһәрендә авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20-27 октябрьдә уздырыла.

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан вәкиле Зөлфәт Гәрәев Польшаның Замосць шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Польшаның Замосць шәһәрендә Авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20 октябрьдә башланды һәм ул 27 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Зөлфәт ике күнегү суммасы буенча 62 кг авырлык категориясендә 290 кг (ыргым – 134 кг, этеп күтәрү – 156 кг) нәтиҗә күрсәтте. Ул җиңү яулаган Геннадий Лаптевтан (Белоруссия) гына калышты. Бронза медальне Төркия спортчысы Рамазан Каре алды (267 кг).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зөлфәткә ирешкән нәтиҗәләре ыргылып күтәрүдә - “алтын” һәм этеп күтәрүдә “көмеш” китерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100