news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан егете Алмаз Закиров хапкидо буенча Европа чемпионы булды

Көндәшләр көрәшне дәвам итә алмау сәбәпле, Алмаз дүрт ярышның өчесен вакытыннан алда тәмамлады.

Татарстан егете Алмаз Закиров хапкидо буенча Европа чемпионы булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Сантк-Петербургта хапкидо буенча Европа чемпионатында Татарстан егете Алмаз Закиров чемпион булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

4 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта көрәш сәнгате фестивале булды. Биредә тхэквондо буенча «Балтик диңгезе Кубогы» Бөтенроссия турниры да узды. Газинур Борханов шәкерте Алмаз Закиров («Арча» урта мәктәбе) ике төрдә Корея көрәш сәнгатендә параллель чыгыш ясады. Тхэквондода ул көмеш призер булды.

Европа чемпионаты ачык булды. Биредә Европа континентын (Австрия, Германия, Греция, Хорватия, Финляндия, Франция, Румыния һәм Россия) тәкъдим иткән командалар белән беррәттән Америка һәм Һиндстан Кушма Штатларыннан да командалар катнашты.

Россия Федерациясен 9 федераль округ спортчылары тәкъдим итте. Башта беренчел ярышлар булды, алар плей-оффка чыккан һәм чемпионат медальләре өчен көрәшү хокукы алган Европаның иң көчле 9 спортчысын билгеләде.

Плей-оффта Алмаз Закиров чиратлап көрәштән Мәскәүнең хапкидо мәктәбен тәкъдим иткән Марат Хачикянны, Австриядән Мстислав Козарны, Дагыстаннан Корбан Азизовны, Финляндиядән Пелтоненны бәреп чыгарды һәм Татарстанның хапкидо буенча беренче Европа чемпионы булды. Дүрт ярышның өчесен Алмаз вакытыннан алда тәмамлады, чөнки көндәшләр көрәшне дәвам итә алмый иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100