Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ЭЭМ җитәкчесе хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Артем Хохорин котлавында хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать итте һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булучыларны искә алды
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Артем Хохорин, Эчке эшләр органнары хезмәткәре көнендә, хезмәттәшләренә һәм ветераннарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
“Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән котлыйм.
Безнең министрлык ике гасырдан артык элек оештырылды. Узган йөз еллар дәвамында аның функцияләренә төзәтмәләр кертелде, хезмәт эшчәнлеге юнәлешләре һәм, хәтта исемнәре дә үзгәртелде. Әмма теләсә нинди дәүләт төзелешендә дә хокук тәртибен саклаучылар гади гражданнарның тынычлыгын саклады һәм саклаячак.
Бүген шәхси состав яңа чакырулар, янаулар һәм катлаулы криминаль вазгыять шартларында эшли. Болар барысы да террорчылык белән көрәштә нәтиҗәле алымнар, җинаятьчелеккә каршы көрәштә стратегияләрне һәм тактиканы камилләштерүне сорый. Җәмгыятьтә тынычлык безнең эшчәнлектән тора. Безгә ышаналар, безгә өметләнәләр һәм без сынауларны җиңәргә тиеш. Гражданнар безгә ышана һәм бездә яклау таба ала.
Без бәйрәмне эш буенча яхшы күрсәткечләр белән каршы алабыз. Авыр җинаятьләр ачыкланды, коррупцияне бетерү буенча уңышлы операцияләр үткәрелде. Республика һәм Россия ЭЭМ җитәкчелеге зур массакүләм чараларда безнең хезмәткәрләрнең югары профессиональлек дәрәҗәсенә ия булуын билгеләп үттеләр. Безнең хезмәткәрләр Төньяк Кавказда да яхшы хезмәт итте. Татарстанлылар йөкләнгән эшкә җаваплы булулары, намуслы, тәртипле, җирле гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә хөрмәт белән караулары белән аерылып тора. Оператив-хезмәт эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча да горурланырлык нәрсәләр бар. Тырышлык сорый торган көндәлек хезмәт өчен барыгызга да рәхмәт.
Ветераннарга тирән ихтирамымны һәм хөрмәтемне белдерәм. Безнең казанышлар нигезендә - сезнең бай тәҗрибәгез һәм һөнәрегезгә карата чиксез тугрылыгыгыз.
Бу көнне без хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган иптәшләребезнең якты истәлеге алдында баш иябез. Геройларның исемнәре ЭЭМ тарихының елъязмасына теркәлгән. Аларның гаиләләре беркайчан да игътибарсыз һәм кайгыртусыз калмаячак.
Традиция буенча 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмебез безнең гаиләләр өчен күптән иң шатлыклы һәм әһәмиятле бәйрәмгә әйләнде. Авыр, әмма кирәкле эшебездә безгә көч бирүче туганнарга һәм якыннарыбызга рәхмәт белдерәм. Сез шатлыкта да, кайгыда да безнең белән янәшә. Чын күңелдән рәхмәт сезгә.
Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, матди иминлек, күңел күтәренкелеге җелим, планнарыгыз һәм теләкләрегез чынга ашсын! Йортыгызда һәрвакыт мәхәббәт һәм килешү булсын”, - диелгән министр котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз