news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов вафат булган

Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов вафат булган
Фото: © "Татар-информ"

«Татар-информ»га билгеле булганча, бүген Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов вафат булган.

Рафил Ногманов 1949 елда туа. Югары белем ала, СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан филиалын "юрист" белгечлеге буенча тәмамлый.

1978-1982 елларда ТАССР Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе профилактика хезмәте бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкли. 1982-1989 елларда Әгерҗе һәм Әлмәт районнары эчке эшләр бүлеге җитәкчесе була.

1989-1993 елларда Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары, ТАССР Эчке эшләр министрлыгы Профилактика хезмәте идарәсе җитәкчесе, ТАССР Эчке эшләр министрлыгы Җәзаларны үтәү идарәсендә профилактика һәм оештыру эше бүлеге җитәкчесе булып эшли.

1993-2009 елларда - Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары - җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе.

2009-2014 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты була. 2013 елның сентябреннән Татарстанда икътисади амнистияне гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый тулы вәкаләтле вәкил вазифасында эшли. 2014-2019 елларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. 2020-2023 елларда Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары була.

Ул шулай ук Татарстан Хөкүмәте хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе һәм Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы әгъзасы булды.

Рафил Ногманов - Россиянең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы. Ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100