news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары итеп Денис Дзьоник билгеләнде

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп Денис Дзьоник билгеләнде. Ул гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк. Аны билгеләү турындагы указга Владимир Путин кул куйды.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Дамир Сатретдинов шәхси составка яңа урынбасарын тәкъдим итте.

Үзенең һөнәри юлын Денис Дзьоник РФ Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университетында башлаган, аннары Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләрдә төрле вазифаларда хезмәт иткән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары вазифасына билгеләнгәнче Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университеты кафедраларының берсен җитәкләгән. Юридик фәннәр кандидаты фәнни дәрәҗәсенә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot