Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан эчке эшләр министры киңәшчесе Николай Козарь белән хушлашу урыны билгеле булды
Татарстан эчке эшләр министры киңәшчесе Николай Козарь белән хушлашу мәрасиме 21 ноябрьдә «А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк»тә (Казан, Карл Маркс урамы, 26) узачак. Билгеләп үтелгәнчә, мәдәни үзәк залы 9.00 сәгатьтә ачыла, хушлашу мәрасиме исә 10.00 сәгатьтә башлана.
Искәртеп узабыз, Николай Козарь 81 яшендә вафат булды. Аны Арча зиратында җирләячәкләр.
Николай Козарь ТР хакимияте органнарында җаваплы вазифалар биләде. 1977-1986 елларда ул матди-техник тәэмин итү буенча ТАССР Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары, соңыннан аның рәисе булып эшләде. 1986-1991 елларда ул ТАССР Министрлар Советының эшләр идарәчесе, 1991-1997 елларда республика Президентының эшләр идарәчесе, 1997-1998 елларда ТР Президентының Контроль идарә башлыгы булды.
Һөнәри эшчәнлеге дәверендә Николай Козарь «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булды, «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз