news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Россия көнендә иминлекне тәэмин итте

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда Россия көнен бәйрәм итү чараларында иминлекне тәэмин итте.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җәмәгать тәртибен саклау өчен Татарстан эчке эшләр органнарының 400гә якын хезмәткәре җәлеп ителгән. Алар Росгвардия, шәхси сак оешмалары һәм хокук саклау берләшмәләре белән берлектә эшләгән.

Россия көнен бәйрәм итү чараларында хокук бозу очраклары булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot