Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре «Халык участковые» конкурсында призер булды
Россия Эчке эшләр министры полиция генералы Владимир Колокольцев Россия Эчке эшләр министрлыгының 14 нче еллык «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләрнең берсе Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлегенең өлкән участок уполномоченные Ирек Ситдыйков булды, дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Конкурс 17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган полиция участок уполномоченныйлары көненә багышланган. Быел аны уздыруга караш үзгәрде – катнашучы төбәк халкы тарафыннан сайланырга, шулай ук оештыручыларның башка таләпләренә туры килергә тиеш. Җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 83 участковый көрәште.
Җиңүче булып Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы Калтач районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные полиция майоры Валерий Миңлекаев танылды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале, истәлекле күкрәк билгесе, Мактау грамотасы, УАЗ «Патриот» статуэткасы һәм автомобиле белән бүләкләделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз