news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмарада Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәк куйды

Татарстан Эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмарада Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәк куйды
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Бүген Казан шәһәре һәм республика шәһәр-районнарының бер төркем эчке эшләр бүлеге ветераннары Кукмара районына килде. Алар Манзарас авылы зиратында җирләнгән Кукмарада туган Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды, Герой исемен йөртүче белем йортында булды, музей белән танышты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова хәбәр итә.

Сабир Әхтәмов тумышы белән Югары Өскебаш авылыннан. Ул 1943 елда сугышка китә һәм гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Беларусьны һәм Литваны азат итүдә катнаша, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәтә. 1944 елның көзендә хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса.

Гвардиячеләргә Неммерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек Кукмара егете немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия җайланмасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Якташыбыз Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Лаеклы ялга киткәч тә, тынгысыз йөрәкле ветеран җәмәгать эшләрендә актив катнаша, туган ягы Кукмарага еш кайта, мәктәп укучылары белән очрашып, сугыш хатирәләре белән уртаклаша иде.

Әгәр исән булса, якташыбызга быел 98 яшь тулган булыр иде. Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек. Сабир Әхтәмовның да якты истәлеге буыннан-буынга күчеп, гасырлар буе яшәр. Бу хакта Манзарас урта мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та сөйләде.

«Вакыт табып килгәнегез өчен зур рәхмәт. Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан без Геройның каберенә киләбез, аны искә алабыз. Яшь буын Геройларны, аларның каһарманлыкларын белергә, шул рухта тәрбияләнергә, үз Ватаннарын яратырга тиеш», — диде Рамил Нургалиев.

Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбе музеенда Геройга аерым бер урын бирелгән. Анда ветеранның батырлыгын тасвирлаган баннер бар, шулай ук шәхси әйберләре (револьверь, китель, сәгать, радиограммофон һәм башкалар) дә урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100