news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эчке туризмнан алынган табышның күләме буенча алдынгы 10 төбәк арасына керде

Рейтингта Краснодар крае – беренче, Санкт-Петербург – икенче, Новосибирск өлкәсе өченче урынны били.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан 2018 елның гыйнвар — октябрь айларында эчке туризмнан алынган табышның күләме буенча Россиянең әйдәп баручы 10 төбәге арасына керде. Бу хакта, Саклык банкы тикшеренүләренә таянып, «Ведомости» газетасы яза.

Рейтингта Краснодар крае – беренче, Санкт-Петербург – икенче, Новосибирск өлкәсе өченче урынны били. Моннан тыш, унлыкка Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук Владимир һәм Тверь өлкәләре кергән, дип билгеләп үтә басма.

Шул ук вакытта Россиядә бары тик 30 төбәк кенә эчке туризмнан табыш ала.

Федерация субъектының эчке туризмнан кергән табышын билгеләү өчен, банк аналитиклары ил буенча туристик һәм эшлекле сәфәрләрдә туристларның чыгымнары белән җирле халыкның чыгымнарын чагыштырып караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100