news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр

Билгесез ир-ат бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек бинасы янында участок полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр
МВД России по РТ

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр.

«Бүген иртән хезмәт вазифасын үтәгәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарә хезмәткәре полиция майоры Динар Саматов фаҗигале төстә һәлак булды», – дип сөйләделәр полициядә.

Динар Саматов 1985 елда туган, 2007 елның октябрендә эчке эшләр органына эшкә кергән. Соңгы вакытта ул полиция өлкән участок уполномоченные вазифасында хезмәт куйган.

Җитәкчелек тарафыннан Динар Саматовның аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән өчен бүләкләнгән булуын әйттеләр. Полиция хезмәткәренең хатыны калган, балалары юк.

  • Бүген иртән билгесез ир-ат полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Җинаятьчене икенче полиция хезмәткәре корал ярдәмендә туктаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100