news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында 120 гә якын җинаятьчел төркем исәптә тора
Шуларның 40 ка якыны “проблемалар” китереп чыгарырга мөмкин
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстан Эчке эшләр министрлыгында 120 гә якын җинаятьчел төркем исәптә тора. Шуларның 40 ка якыны “проблемалар” китереп чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итте бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта министрлыкның оператив–эзләү часте башлыгы Павел Серов.
Хәзерге вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында җәза срогы узучы җинаятьчел төркем әгъзаларын да тәртип сакчылары үз контролендә тота. Таркалган җинаятьчел төркемнәр дә исәптә тора, алар республикадагы криминаль хәлгә йогынты ясарга мөмкин.
Шуның белән бергә, Павел Серовның сүзләренә караганда, республикада җинаятьчел төркемнәргә бәйле вәзгыять тотрыклы. “Бүгенге көндә бу – зур булмаган бригадалар, алар нигездә хәзерге вакытта исәптә торучы оешкан җинаятьчел төркемнәрнең территорияләрендә урнашкан. Бу аларның “яшьләр канаты”. Проблема бар, әмма ул бүген алай ук кискен тормый. Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча алып барылган эш үз нәтиҗәләрен бирде. Бүгенге көндә оешкан җинаятьчел төркемнәрнең дә, яшьләр берләшмәләренең дә активлыгы түбән”, – дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2