news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дзюдочылары Калашников турнирында җиңүче булдылар

Бу турнир традицион һәм беренче тапкыр Россия беренчелегенә сайлап алу этабы статусын алды

 (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Ижауда 1995-1997 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында легендар конструктор М.Т.Калашников истәлегенә багышланган дзюдо буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Бу турнир традицион һәм беренче тапкыр Россия беренчелегенә сайлап алу этабы статусын алды. Ярышларда Россия Федерациясенең 25 субъектыннан 500 дән артык дзюдочы катнашты.
Татарстанның җыелма командасы данын 66 кг га кадәрге категориядә алтын медаль алган Илья Морсков яклады. Эдвард Каюмов 73 кг га кадәрге категориядә көмеш медаль алды, ә Игорь Андреянов 100 кг га кадәрге категориядә өченче урынга чыкты. Кызлар арасында бронза медаль ияләре Ангелина Воробьева (63 кг) һәм Ирина Жарова (70 кг) аерылып тордылар, дип белдерде ярышларны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot