news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан джиу-джитсу федерациясе президенты Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Айрат Кәлимуллин "Осталар" категориясендә 30 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында көч сынашты.

Татарстан джиу-джитсу федерациясе президенты Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады
dumrt.ru

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин джиу-джитсу буенча Әбү-Дабида узган Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

"Abu Dhabi World 2019" чемпионатлар сериясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 20-26 апрель көннәрендә узды. Анда дөньяның 100ләп иленнән 7 меңнән артык кеше катнашты. Айрат Кәлимуллин 23 апрельдә үткән "Abu Dhabi World Masters Jiu-Jitsu Championship 2019" сериясендә чыгыш ясады. "Осталар" категориясендә 30 яшьтән өлкәнрәк спортчылар көч сынашты.

Серия йомгаклары буенча Айрат Дамир улы профессионаллар арасында 85 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Шул рәвешле, әлеге бүләк аның шәхси җыелмасын гына түгел, Татарстан һәм Россия медальләр җыелмасын да тулыландырды.

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте резиденциясендә Айрат Кәлимуллинны котлады.

"Илебез данын халыкара мәйданда мөселман кардәшебез яклавы белән ихластан горурланабыз! Бу матур гамәл бөтен Россиия өммәте өчен үрнәк булсын иде", - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт һәм Айрат Дамир улына киләчәктә дә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100