news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» ДТРК: Үзизоляция режимын бозучыларга ау башлануы турындагы хәбәр - ялган

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов татарстанлыларны әлеге мәгълүматка ышанмаска чакырды.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе үзизоляция режимын бозучыларга ау башлануы турындагы ялган хәбәрләрне кире какты. Әлеге хәбәрләрне компаниягә сылтама белән кайбер социаль челтәрләр һәм мессенджерларда таратканнар иде.

Ялган хәбәр авторлары язганча, «хезмәткәрләргә элегрәк бирелгән пропусклар дүшәмбедән үз көчен югалтачак». Әлеге мәгълүмат, имештер, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ясалган белдерүләргә сылтама белән «беркетелгән».

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы — «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов татарстанлыларны әлеге мәгълүматка ышанмаска чакырды.

«Әлеге ялган хәбәрнең стилистикасы һәм эчтәлегеннән күренгәнчә, аны дилетантлар язган. Безнең компания беркайчан да «ГТРК Татарстана» дип аталмады. Аның гомум кабул ителгән атамасы — ГТРК «Татарстан» — «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе. Моннан тыш, без Рөстәм Миңнехановны һәрвакытта да республика Президенты буларак күрсәтәбез, ә бу хәбәрдә ул башлык диелгән», — дип ачыклык кертте Гыймалтдинов һәм ялган хәбәр авторларының компаниянең абруеннан файдалануын искәртте.

Ул гражданнарны телевидение һәм радио, шулай ук trt-tv.ru рәсми ресурсы һәм аның социаль челтәрләрдәге аккаунтларындагы яңалыкларга гына ышанырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100