news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстан” ДТРК директорына “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелде

Россия Федерациясе Президенты “РФ дәүләт бүләкләрен тапшыру турында”гы Указга кул куйды

(Казан, 7 декабрь, “Татар–информ”). Мәдәният, матбугат, телерадиотапшырулар өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен “Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе” федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы – “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Айрат Сибагатуллинга “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Россия Федерациясе Президенты “РФ дәүләт бүләкләрен тапшыру турында”гы Указга 2009 елның 27 ноябрендә кул куйды.
Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы 1958 елның 31 мартында Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Югары белемле. Казан дәүләт педагогика институтын “тарих” белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Чистай суднолар ремонтлау заводында радиооператор булып башлый. Педагогика институтын тәмамлаганнан һәм армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң 1986–1989 елларда Казан дәүләт педагогика институтында студентлар профсоюз комитеты рәисе булып эшли. 1989–1991 елларда – партиянең Бауман район комитеты инструкторы. 1991–1993 елларда фильмнарны прокатка бирү буенча вәкил, “Киноцентр” Бөтенсоюз җитештерү–иҗат берләшмәсенең Татарстан бүлегендә директор урынбасары вазифасын башкара.
1993–1997 елларда – кинематография буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары. 1997–1998 елларда – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге башлыгы. 1998–1999 елларда – Татарстан Республикасы Премьер–министры киңәшчесе. 1999–2002 елларда – “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе рәисенең беренче урынбасары.
2002 елның июленнән ноябрь аена кадәр – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары. 2002 елның 15 ноябрендә ТР Президенты Указы нигезендә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе итеп билгеләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100