news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан драматургларын "PRO/Движение-2019" бәйгесендә катнашырга чакыралар

Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм 7-10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Татарстан драматургларын "PRO/Движение-2019" бәйгесендә катнашырга чакыралар
Рамиль Гали/архив
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татар драматургларының "PRO/Движение- 2019" халыкара заманча драматургия бәйгесендә катнашу мөмкинлекләре бар. Гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә. Бу хакта "Заманча драматургия үзәге" оешмасы хәбәр итә. 
 
Җиңүчеләрне сентябрь аенда бүләкләячәкләр. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм 7-10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Һәр номинациядә ике урын билгеләү күздә тотыла. 
 
Шорт-листка эләккән пьесалар киң җәмәгатьчелек каршында укылачак. Бу сентябрь азагында узар дип планлаштырыла. Укулар нәтиҗәләре буенча экспертлар советы ноябрь аенда куелачак эскизлар өчен әсәрләне сайлап алачак. 
 
Бәйге "Иң яхшы пьеса" (автор Россиядә яшәве шарт), "Татар телендә иң яхшы пьеса" (авторның кайда яшәве мөһим түгел, әсәр татар телендә язылуы шарт), "Төбәкнең иң яхшы пьесасы" (Татарстанда яшәп иҗат итүче  авторлар өчен) номинацияләрендә уздырыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100