Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ДОСААФы Россия Кораллы көчләре өчен белгечләр әзерли
ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте гражданнарны хәрби белгечлек буенча әзерли, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирә.
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте быел Россиянең Кораллы көчләре өчен 857 белгеч әзерләячәк. Бүген бу хакта Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов хәбәр итте.
“ДОСААФ Россия Федерациясенең Кораллы көчләре өчен белгечләр әзерли. 2018 елда биш хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча 873 курсант әзерләнде. Алар С һәм Д категорияле һәм тиз йөрешле траншея машиналары (БТМ) йөртүчеләре, МТ-ЛВ чылбырлы тягач йөртүчеләре һәм атучы-парашютчылар. 2019 елда 857 белгеч әзерләргә кирәк”, - диде Дамир Динниулов.
Республиканың ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте гражданнарны хәрби белгечлек буенча әзерли, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирә, авиация, техник һәм хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерә, диде Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз