news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан әдипләре язучыларның 75 нче Бөтендөнья конгрессында катнашты
Татарстан делегациясе конгрессның рус телендә сөйләшүче әдипләр секциясен оештыру инициативасы белән чыккан иде. Быел анда рус, татар, казах, кыргыз, украин, чех һәм словак үзәкләре керде
Скопировать ссылку
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Алдан хәбәр ителгәнчә, 20 октябрьдә Австриянең Линц шәһәрендә язучыларның халыкара ПЕН-клубы юнәлеше буенча 75 нче Бөтендөнья конгрессы ачылды. Анда 147 ил делегациясе катнаша. Татарстаннан форумда язучылар Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм Әхәт Мушинский, Мәскәүдән Татар пен-клубы вәкиле Борис Пантелеев катнашты.
Рус ПЕН-үзәге форумга Андрей Битов һәм Екатерина Турчанинованы делегат итеп җибәрде. Язучыларның дөньякүләм конгрессында Халыкара ПЕН-клубының яңа президенты итеп Канада язучысы Джон Релстон Сэйул сайланды. Халыкара ПЕН-клубка Албан һәм Монгол ПЕН-үзәкләре кабул ителде.
Конгресста әдәбиятчыларның дөньякүләм җәмәгатьчелегенә Татар ПЕН-үзәгенең яңа президенты – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тәкъдим ителде. Конгресс китапханәсенә татар әдипләренең инглиз телендә дөнья күргән китаплары бүләк ителде.
Татар ПЕН-үзәге делегациясе алтай телләре гаиләсенә кергән язучыларны берләштергән даими эшләүче “Урал-Алтай” секциясе эшендә катнашты. “Урал-Алтай” берләшмәсенең беренче конгрессы быел августта Истанбулда узган иде, киләсе елда алар Бишкәк шәһәрендә җыелачак.
Татарстан делегациясе конгрессның рус телендә сөйләшүче әдипләр секциясен оештыру инициативасы белән чыккан иде. Быел анда рус, татар, казах, кыргыз, украин, чех һәм словак үзәкләре керде. Алар халыкара конгресслар аралыгында эшне конференцияләрдә алып барырга ниятли. Шундый беренче секцияне Мәскәүдә уздырырга уйлыйлар. Секция турында мәгълүмат, аның бурычлары һәм максатлары турында конгрессның пленар утырышында Андрей Битов чыгыш ясады.
Чех коллегалары чакыруы буенча, Татарстан делегациясе Прагада да булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot