news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан әдипләре Башкортстан районнары белән танышты

Татарстан әдипләре Башкортстан районнары белән танышты

(Уфа, 30 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Татарстанның бер төркем татар әдипләре 27-29 июнь көннәрендә Башкортстанда иҗади сәфәрдә булды. Аларның максаты Уфа һәм республиканың көньяк-көнчыгыш районнары белән танышу, шулай ук каләм әһелләре һәм урындагы халык белән очрашулар үткәрү иде.

Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да киң мәгълүм «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр, шушы журналларның бүлек мөхәррире, шагыйрь һәм прозаик Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире урынбасары, шагыйрь Газинур Моратов, «Идел» журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь һәм прозаик Ркаил Зәйдуллин, Татарстан Язучылар берлегенең Әдәбият фонды директоры, танылган драматург Данил Салихов Уфага килүнең тәүге көнендә республикадагы татар әдипләре һәм журналистлары белән очрашты. Икенче көнне кунаклар Башкортстанның Кырмыскалы, Архангель, Белорет һәм Бөрҗән районнары белән танышты. Бу сәфәрдә Татарстан әдипләрен Башкортстанның башкорт телендә чыгучы «Шоңкар» журналының баш мөхәррире, прозаик Иршат Теләүембәтов һәм татар телендә нәшер ителүче «Тулпар» яшьләр журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Мөнир Вафин, шулай ук татар журналисты Фәнис Фәтхи озатып йөрде.

Сәфәрнең өченче көнендә Татарстан кунаклары зур күпчелек халкын башкортлар тәшкил иткән Бөрҗән районы белән танышты. Казан әдипләренә бу райондагы бар дөньяга киң билгеле Шүлгәнташ табигый тыюлыгында һәм Шүлгәнташ мәгарәсендә булу онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Шүлгәнташ мәгарәсе диварларында борынгы бабаларыбыз 14 мең еллар элек үк төшергән сурәтләр әле дә сакланган. Искиткеч зур тарихи әһәмияткә ия булган бу мәгарәне саклау өчен хәзер биредә байтак кына чаралар билгеләнә. Былтыр шушы максатта Франциядән мәгарәләрне өйрәнүче танылган белгечләр дә килеп киткән иде.

Бөрҗән районы республикада башкортлар үзләренең милли йөзен бик яхшы саклаучы төбәкләрнең берсе. Туган телне, гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклау милли мәдәниятне үстерүдә нык булышлык итә. Бөрҗән районы шулай ук кыргый бал кортларыннан алынган бик кыйммәтле һәм шифалы балы белән дә данлы. Үзе дә шушы районда туып-үскән Иршат Теләүембәтов кунакларга бу төбәкнең тарихы һәм бүгенге яшәеше хакында күп мәгълүматлар бирде. Урындагы халык белән очрашуларда Казан кунаклары үзләренең иҗаты белән таныштырды һәм яңа китапларын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100