news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте зәкят һәм фитыр нисабы күләме үзгәрүе турында белдерә

Татарстан мөфтияте Рамазан ае алдыннан Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән билгеләнгән зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләменең үзгәрүе турында хәбәр итә. Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле.

Шулай итеп, 2022 елның 15 мартына фитыр сәдакасы түләү өчен 58 000 сум һәм зәкят түләү өчен 620 000 сум күләмендә билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез. 

2022 елның 15 апреленә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 39 865 сум, зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 439 110 сум.  

Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.

  • Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100