Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Диния нәзарәте таушалган дини китаплардан котылу тәртибен аңлатты
Татарстан Диния нәзарәте «Татар-информ» агентлыгына таушалган, искергән яисә кирәкмәгән дини китаплардан котылу тәртибен аңлатты.
«Дини китаплардан котылырга кирәк булганда, иң яхшы юл — аларны кеше йөрмәгән җиргә күмеп кую. Мондый мөмкинлек булмаганда, дини китапларны яндырырга була. Ләкин җылыну яисә ризык пешерү өчен ягылган утта түгел, ә аерым шушы максаттан махсус ягылган учакта яндырырга кирәк. Яндырылган китапларның көле күмеп куела», – диде Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.
Диния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, борынгы, тарихи кыйммәткә ия булган китапларны музейга, китапханәгә тапшырырга мөмкин.
«Сәхих әл-Бохари» җыентыгы тирәсендә чыккан җәнҗал Россиядә дини китапларны тикшерү системасын булдыру мәсьәләсен күтәрде. Күренекле дин әһелләре бу тема буенча тәкъдимнәрен «Интертат» электрон газетасы аша җәмәгатьчелеккә җиткерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз