news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте сайтында «Рамазан-2025: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады

Татарстан Диния нәзарәте сайтында «Рамазан-2025: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2025: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2025 елда Рамазан аенда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләп үтү һәм башка актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot