Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Диния нәзарәте республикада ислам банкингының иң популяр продуктларын атады
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре Булат хәзрәт Мөбарәков «Татар-информ» агентлыгына республикада иң популяр ислам банкингы продуктларын санады.
«Иң популяр продуктлар - автокредит яки лизингның тиңдәшләре. Шулай ук ипотека кредитлары вариантларына да ихтыяҗ зур. Безгә күбесенчә шул сораулар белән мөрәҗәгать итәләр», - диде Булат хәзрәт Мөбарәков.
Россиядә ислам, яки партнерлык финанслары буенча эксперимент инде ике ел дәвам итә. Ул илнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда үткәрелә. Россия Банкы катнашучылар реестрын төзеде, анда 33 оешма исәпләнә, шул исәптән 14е – Татарстаннан.
Ислам банкингы шәригать нормалары буенча эшли һәм традицион банкинг өчен гадәти булган берничә алымны кире кага. Мәсәлән, процентка кредит бирү, куркынычы югары булган операцияләр тыела. Облигацияләр белән сәүдә итү, уеннар, ставкалар һәм спекуляцияләр рөхсәт ителми. Исерткеч эчемлекләр, тәмәке, дуңгыз ите, комарлы уеннар, корал, наркотиклар, порнографияне финансларга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз