Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан диния нәзарәте Рамазан аенда махсус операциядәге хәрбиләр өчен ифтарлар үткәрә
Татарстан Диния нәзарәте делегациясе махсус операция зонасына «Батыр» батальоны сугышчылары янына Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм Рамазан ае уңаеннан барды. Делегациягә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов керде.
Хәзрәтләр алгы сызыкта сугышчыларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм аларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырдылар, шулай ук сугышчыларның җитәкчелеге белән очраштылар һәм махсус операцияда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эшендә мөһим бурычлар турында фикер алыштылар.
Татарстан Диния нәзарәте делегациясенең махсус операция зонасына баруының мөһим өлеше сугышчылар өчен ифтарлар уздыру белән бәйле. Мәҗлесләрне блиндажларда Марат хәзрәт Мәрданшин үткәрәчәк. Ул Рамазан ае дәвамында махсус операция зонасында булачак.
Көн саен ул һәм полк имамнары Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев һәм Руслан хәзрәт Агмалов ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән махсус операцияда катнашучыларны җыялар, аларга вәгазьләр укыйлар, ифтарлар белән сыйлыйлар, рухи ярдәм күрсәтәләр, Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйлиләр. Шулай ук Донецк һәм Луганск мәчетләре мәхәлләләре өчен дә ифтарлар уздыру көтелә.
Бу Татарстан Диния нәзарәтенең, күчмә мәчетләр җибәрү һәм блиндаж мәчетләр төзү кебек башлангычлар белән беррәттән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча тагын бер уникаль тәҗрибәсе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз