news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте мөселман хәрбиләре өчен кесәгә сыешлы белешмәлек тәкъдим итте

Татарстан Диния нәзарәте мөселман хәрбиләре өчен кесәгә сыешлы белешмәлек тәкъдим итте
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Донецкида Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты мөселман хәрбиләре өчен чыгарган кесәгә сыйдырышлы белешмәлек тәкъдим иттеләр. Чара Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, Россиянең рухи суверенитетын саклау» конференциясе барышында узды. Брошюра белән галимнәр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр танышты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кесә белешмәлеге махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына рухи ярдәм күрсәтү өчен басылып чыкты. Ул хәрби-кыр шартларында гыйбадәт кылу мәсьәләләренә багышланган. Китапта катлаулы хәлләр вакытында: дошманнардан саклану өчен, борчылганда һәм курыкканда укый торган догалар сайлап бирелгән, шулай ук катлаулы шартларда рух бөтенлеген саклау буенча киңәшләр һәм хәрби хезмәттә гыйбадәт кылу тәртибе буенча кыскача күрсәтмәләр бар.

Брошюраны әзерләүдә Диния нәзарәтенең 15 нче Александрия бригадасындагы һәм 90 нчы танк дивизиясендәге полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев катнашты. Ул – 2024 елдан бирле МХО зонасында мөселман сугышчылары янында, ул хәрбиләрнең ихтыяҗлары һәм алгы сызыктагы хәлләр белән шәхсән таныш.

Белешмәлек уч төбенә яки күкрәк кесәсенә җиңел генә сыя, димәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар аларны һәрвакыт үзләре белән йөртә алачак.

Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев, белешмәлекне тәкъдим итеп, китапта хәрби хәрәкәтләр вакытында авыр хәлдә калган солдатка рухи ярдәм күрсәтү өчен иң кирәкле әйберләр барлыгын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot