Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Диния нәзарәте мөфти исеменнән шалтыратучы мошенниклык очраклары турында кисәтә
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән телефон аша мошенниклык очраклары турында кисәтә. Шәхси яки хезмәтегезгә кагылышлы мәгълүматны, шулай ук акча күчерүне сорап шалтыратучыларга һәм шикле хәбәрләргә җавап бирүдән сакланыгыз, дип кисәтә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез.
Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.
Шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз