news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасында ифтарлар үткәрә

Татарстан Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасында ифтарлар үткәрә
Фото: dumrt.ru

Татарстан Диния нәзарәте махсус хәрбия операция зонасында алгы сызыктагы сугышчылар һәм Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы халкы өчен ифтарлар уздыруны дәвам итә. Мәҗлесләр көн саен блиндажларда яисә Луганск һәм Донецк мәчетләрендә уза. Анда нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев һәм нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнаша. Алар Рамазан ае дәвамында махсус хәрби операция зонасында булачак. Хәзрәтләр вәгазьләр сөйлиләр, бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнар, аларның гаиләләре, Ватан иминлеге өчен дога кылалар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бу Татарстан Диния нәзарәтенең, күчмә мәчетләр җибәрү һәм блиндаж мәчетләр төзү кебек башлангычлар белән беррәттән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча тагын бер уникаль тәҗрибәсе булып тора.

Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны саклаучыларны сакласын һәм аларның барлык догаларын һәм гыйбадәтләрен кабул итсен, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot